Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әлмәттә фермерлар өчен заманча Агропарк ачыла

Заманча сәүдә мәйданчыгын эшләтеп җибәрү октябрь аена планлаштырылган.

Кичә район башлыгы Тимур Нагуманов 11 нче индустриаль паркта булды. Ул районның крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе, райпо җитәкчеләре, эшмәкәрләр белән бергә Агропарк территориясен карады, авыл хуҗалыгы продукциясе белән сәүдә итү шартларын тикшерде.

Агропарк-заманча, күп функцияле технологик комплекс, аның эшчәнлеге авыл хуҗалыгы өлкәсендә кече һәм урта эшкуарлык эшчәнлегенә ярдәм итүгә һәм үстерүгә юнәлдерелгән. Биредә тиздән "фермердан арадашчылардан башка кулланучыга" авыл хуҗалыгы продукциясе белән сәүдә оештырылачак. Сатып алучылар сыйфатлы экологик чиста продуктларны арзан бәядән алачаклар.

Агропаркның сәүдә мәйданнарының гомуми мәйданы якынча 3000 квадрат метр тәшкил итә, склад зоналары 2000 квадрат метрны били, «дискаунтер» форматындагы эре кибетләр өчен өстәмә мәйданнар, шулай ук суыту зоналары бар.

Агросәнәгать паркы эшчәнлеген башлап җибәрү өчен 200ләп урын каралган.  Бу хакта Агропарк директоры Азат Яруллин хәбәр итте. Эшмәкәр боларның барысы да проектта каралуын һәм әлегә фикер алышуда булуын билгеләп үтте. Китерелә торган продукциянең иминлеген билгеләү өчен аерым ветеринария посты куелачак. Моннан тыш, уңайлы графиклы ял көне прилавкалары да булдырылачак.

Фикер алышу барышында район башлыгы Агропарк җитәкчелегенә республиканың көньяк-көнчыгышыннан, шулай ук Самарадан һәм Башкортстаннан фермерлар, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, арендаторлар һәм шәхси эшмәкәрләр белән тыгыз элемтәдә торырга кушты. Ул шулай ук халык арасында Агропаркны үстерү һәм популярлаштыру өчен ярминкәләр уздыру традицияләрен саклап калырга кирәклеген билгеләп үтте.
Төп бурыч-әлмәтлеләрне югары сыйфатлы продуктлар белән тәэмин итү һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә үзләре җитештергән барлык әйберләрне иң уңайлы шартларда гамәлгә ашыру мөмкинлеге бирү, дип ассызыклады Тимур Дмитриевич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса