Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әлмәт районында язгы чәчү вакытыннан алда башланырга мөмкин

Быел кыр эшләре 15 апрельдә үк башланырга мөмкин.

Быел чәчү эше үзен озак көттермәс, дип билгеләп үтте Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов.

"Район хуҗалыклары язгы кыр эшләренә актив әзерләнәләр инде. Бездә техниканы ремонтлау  98% тәшкил итә. Бүгенге көндә техника әзерлеге буенча эш алып барыла. Быел яз иртә булыр дип көтелә һәм безнең басуларда язгы кыр эшләре 15 апрельдә үк башланыр дип уйлыйм",-диде район башлыгы Тимур Нагуманов.

Ул шулай ук 30 мартта «Чагылтау» (Кама-Исмәгыйль) хуҗалыгы базасында язгы кыр эшләрен әзерләү һәм үткәрү буенча киңәшмә үткәрү планлаштырылуын хәбәр итте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса