Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Көзге хезмәт - язгы хөрмәт

Район хуҗалыклары бар булган уңышларын җыеп бетерү белән, басуларны эшкәртүгә керештеләр.

Ашланмаган җир уңдырышлы булмаганын һәркем белә.

Аграрийлар әлеге чарага бик җитди карыйлар. Гомумән, җирне төп эшкәртү бөтен игенчелекнең нигезе бит ул. Дым туплау тирән эшкәртүгә, сыйфатка бәйле. Әлмәт җирлегендә 47604,6 гектар мәйдандагы сөрүлекләрнең 40693 гектары инде эшкәртелгән. 25872 гектары өстән эш-кәртелсә, 14821 гектары тирәнтен сөрелгән. Бу район күләмендә башкарыласы эшләрнең 85,5 проценты инде тәмамланган дигән сүз. «Чагылтау», «Ярыш», «Чулпан», «Березовка», «Кичүчат», «Агро-Раздолье» җәмгыятьләре дә эшләрен төгәлләгәннәр булып чыкты.

 

Быел Әлмәт районы бөртеклеләр уңышы белән беррәттән яшелчә, җиләк-җимеш уңышы белән дә матур гына күрсәткечләргә ирешә алды. Әле күптән түгел генә булып узган  24 нче «Алтын көз» Россия агросәнәгать күргәзмәсендә «Җитештерүдә сугарулы җирләр файдаланучы иң яхшы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчесе» номинациясендә Әлмәт районыннан «Авыл» авыл хуҗалыгы кулланучылар-сату кооперативы көмеш медаль белән бүләкләнде.
 

Районның башка хуҗа-лыклары һәм шул исәптән фермерлар да бәрәңге, чө-гендер уңышының мул булуын билгеләп уздылар. Гомумән, быел икмәге дә, яшелчәсе дә күкрәп уңды. Мал асраучыларны куандырып, болыннарда печәне дә сусыл һәм куе булып үсте.

Басу-кырларда гына түгел, фермаларда да эшнең иге-чиге юк. Нинди генә җаваплы имтихан чоры булмасын, чәчүме, урып-җыюмы ул, сөт терлекчелегенә игътибар кимергә тиеш түгел. Хуҗалыкларда терлекләрне кышкы ашату рационына күчерү дә якынлаша, һәм әлеге процесс барышында продуктлылыкта артык югалтуларга юл куймау буенча да җентекле эш оештыру таләп ителә.

Әлмәт районы терлек-челектәге күрсәткечләре белән артык куандырмаса да, аерым хуҗалыкларда бу мәсьәләдә уңай нәтиҗәләрне күзәтергә була. Мондыйларга Н.Е. Токарликов исе-мендәге АҖ, «Кичүчат», «Аппак», «Зәй», «Беренче май», «Актау» хуҗалыклары керә. Районда тулаем алганда ике меңнән артык савым сыер исәпләнә. Савым күрсәткечләренә килгәндә, иң югарысы Н.Е. Токарликов исемендәге хуҗалыкта. Биредә бер сыердан тәү-легенә 30,9 кг сөт савалар, «Зәй» хуҗалыгында әлеге күрсәткеч 17,9 килограмм тәшкил итә, «Кичүчат» һәм «Чагылтау» хуҗалыкларында исә 15,7 килограмм. Район хуҗалыкларында файдаланылмаган резервлар бар әле. Бигрәк тә мөгезле эре терлекләрнең баш санын арттыру, бозауларны саклап калу, терлекчелектә нәсел эшен яхшырту кебек чараларга кагыла ул. Бар мөмкинлекләрне һәм тырышлыкны эшкә җигәргә генә кирәк.

 

 

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса