Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әлмәткә бөтен республикадан ветеринарлар җыелды

Очрашуның практик өлеше Әлмәт район дәүләт ветеринария берләшмәсендә үтте.

1 ноябрь көнне районда Татарстан республикасы министрлар кабинетының баш ветеринария идарәсе һәм ведомство карамагындагы учреждениеләрнең 2022 елның 10 аендагы эш нәтиҗәләре буенча киңәшмәсе узды.

Очрашуның практик өлеше Әлмәт район дәүләт ветеринария берләшмәсендә үтте. Берләшмә лабораториясендә якынча йөз төр тикшеренүләр үткәрелә, шул исәптән төрле күрсәткечләр буенча канны тикшерү һәм туклану.

Татарстан республикасы министрлар кабинетының баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Әлмәт районы ветеринариясен үрнәк итеп куйды, нефтьчеләрнең үсешкә зур өлеш кертүләрен билгеләп үтте.

Кунаклар шулай ук киңәшмәнең пленар өлешендә «Адымнар»полилингваль гимназиясендә булдылар.

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса