Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Деревня» Россиядә иң яхшы кооперативларның берсе дип танылды

«Овощная долина» проектына авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре җәлеп ителгән.

Октябрьдә "Алтын көз" 24 нче Россия агросәнәгать күргәзмәсе узды. Анда Әлмәтнең «Деревня» авыл хуҗалыгы кулланучылар сату кооперативы «мелиорацияләнгән җирләр җитештерүдә файдаланучы иң яхшы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчесе» номинациясендә икенче урынны алды. Бу хакта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.

Бу хуҗалыкта 2017 елдан бирле «Овощная долина» уникаль проектын тормышка ашыру бара. Проектка  авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре җәлеп ителде. Аларның гомуми максаты-яшелчә һәм җиләк-җимеш продукциясен бергәләп җитештерү, эшкәртү, саклау һәм сату.

 

Фото: ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса