Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әлмәт районында урып-җыю эшләре тулы куәтенә бара

Район башлыгы Тимур Нагуманов авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәнис Шәрәфиев белән берлектә «Ярыш» ҖЧҖ, «Зәй» ҖЧҖ, «Чагылтау» ҖЧҖ һәм «Чишмә»ҖЧҖ кырларын карап чыкты.

Тимур Нагуманов урып-җыюның барышы белән танышты, техниканы карап чыкты, хезмәт шартлары турында механизаторлар белән аралашты һәм урып-җыюның югары күрсәткечләрен күрсәткән алдынгыларга  акчалата сертификатлар ташырды.

Лидерлар арасында – «Ярыш»ның  иң яхшы комбайнчылары – Шамил һәм Ранил Алимовлар һәм Назил Закиров; «Зәй»дән – Рәмис Ихтисамов; «Чагылтау»дан – Рөстәм Ибраһимов; «Чишмә»дән-Ян Скиба.

Район башлыгы комбайнчыларга киләчәктә дә уңышлар теләде һәм тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса