Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Урак өсте - киеренке вакыт

Август уртасы. Районда урып-җыю эшләренең иң кызган чоры бу.

Бүгенге көндә игенчеләр бөртеклеләрне 13083 гектар мәйданда суктырып, 44899 тонна уңыш җыеп алдылар.

Планда 33452 гектар мәйдан икәнен күз алдында тотсак, бу 39,1 процент дигән сүз. Уңыш күрсәткечләре уртача - һәр гектардан 34,3 центнер чыга. Арпа исә гектарыннан 35,7 центнер тәшкил итә. Бу культура быел 10795 гектар мәйданны алып тора. Хәзергә шуның 7522 гектары суктырылып, 26822 тонна күләмендә уңыш җыеп алынган. 6464 гектар мәйдандагы бодайның 3623,5 гектары инде суктырылган. Уңыш - 13100 тонна. Арыш, карабодай, кукуруз, борчак җыю дәвам итә. Яшелчәләр быел 97 гектар мәйданда утыртылган иде. Эшләр әлегә 7,5 гектарда гына башкарып чыгылган, 140,5 тонна яшелчә җыеп алынган. 

Көннәр кызу һәм коры торганда уңыш-ның бөртеген дә югалт-мыйча үзвакытында сыйфатлы җыйнап алу - район аграрийлары алдына куелган төп бурыч. Урак өсте - ел да киеренке вакыт. Басуларда техника гөрләп эшли. Бер урында уңыш җыйсалар, икенче урында чиста пар җирләрен эшкәртергә керешкәннәр. Район буенча эшкәртелгән җирләрнең гомуми мәйданы 8385 гектар тәшкил итә. Хуҗалык-лар мал азыгы әзерләү белән дә мәшгуль. Иш янына куш, дигәндәй, 10984 тонна печән әзерләп өлгерсәләр дә, үлән чабуларын дәвам итәләр һәм бик дөрес эшлиләр. Печән искерә торган әйбер түгел, ә киләсе елның ничек киләчәген Ходай үзе генә белә. Мал үстергән кеше запаслы булырга тиеш.

- Эшләр бүген тулы куәттә бара, һава торышы быел яхшы булды, мул уңыш көтәбез, иң мөһиме - исән-сау, күмәк булып, үзара ярдәмләшеп эшләргә язсын, - ди авыл ху-җалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәнис Шәрәфиев.

Уңыш җыю чорында район җитәкчелеге тарафыннан хуҗалык-ларның алдынгы комбайнчыларын, механизаторларын бүләкләү соңгы елларда матур традициягә әверелде. Шушы көннәрдә район башлыгы «Кичүчат», «Союз-Агро», Н.Е Токарликов исемендәге җәмгыятьләрдә һәм Рафиков Н.Ш. фермерлык хуҗалыгында булып, алдынгы хез-мәткәрләргә бүләкләр тапшырып кайтты. «Кичүчат» хуҗалыгы комбайнчылары Дамир Яруллин һәм Наил Гарипов, «Союз-Агро» җәмгыяте механизаторлары Сергей Макаров, Николай Ерофеев, Станислав Ратников, Н.Е. Токарликов исемендәге хуҗалык хезмәткәрләре Иван Терешкин, Виталий Филюшкин, Александр Уливанов, «Березовка» җәмгыяте механизаторы Дмитрий Брагин, Рафиков Н.Ш. фермерлык хуҗалыгы алдынгылары Александр Гавриленко һәм Вилсур Гаязов быел да җиңүчеләр рәтендә.

Уракта катнашучы Һәркемгә сәламәтлек, эшләрендә уңышлар һәм уңыш җыюда тагын да югарырак күрсәткечләргә ирешүләрен теләп калабыз.

 

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса