Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әлмәт районының иң яхшы комбайнчыларын акчалата сертификатлар белән бүләкләделәр

Район башлыгы урып-җыю алдынгыларын эш урыннарында ук бүләкләде.

Район башлыгы Тимур Нагуманов авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәнис Шәрәфиев белән берлектә «Кичүчат»,  Н.Е.Токарликов исемендәге, «Союз-Агро» һәм Рафиков Н. Ш. басуларын карады.

Тимур Нагуманов урып-җыю кампаниясенең тизлеген һәм сыйфатын бәяләде, техниканың торышын карады һәм урып-җыю вакытында механизаторларның иминлеген тәэмин итү чаралары турында фикер алышты. Шулай ук туфракны төп эшкәртү (туңга сөрү) һәм 2022 ел уңышы өчен көзге культуралар чәчүлекләре мәсьәләләре каралды.

Район башлыгы урып-җыю алдынгыларын эш урыннарында ук бүләкләде. Хуҗалык алдынгыларының һәркайсы 500 тоннадан артык ашлык суктырган.

Әлмәт районында урып-җыю алдынгылары арасында-«Кичүчат»ның иң яхшы комбайнчылары Дамир Яруллин һәм Наил Гарипов; механизаторлар Сергей Макаров, Николай Ерофеев һәм Станислав Ратников («Союз-Агро»ҖЧҖ), Иван Терешкин, Виталий Филюшин һәм Александр Уливанов (Н. Е.Токарликов ис.җәмгыять), Дмитрий Брагин ("Березовка" ), Александр Гавриленко һәм Вилсур Гаязов (Н.Ш. Рафиков фермер хуҗалыгы).

Тимур Нагуманов хезмәткәрләргә бик мөһим хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм район игенчеләренә яхшы һава торышы һәм күп  уңыш җыеп алуларын теләде.

Урып-җыю кампаниясендә комбайнчыга күп нәрсә бәйле, ә конкурста җиңүче булу мөмкинлеге хезмәткәрләрне эш сыйфатын арттырырга һәм урып-җыю барышын тизләтергә этәрә.

Гадәттәгечә, бәйге урып-җыю эшләре чорында дәвам итәчәк. Конкурс шартлары буенча нормативны комбайнның модификациясенә карап, (300-500 тонна) суктырган иң яхшы комбайнчыларга премия тапшырыла.

 

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса