Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Иң күп сөт Әлмәт районында савыла

Токымлы чемпионнар классик музыка астында рекорд куя.

Моцарт әсәрләре астында мулдан тукланып, туктаусыз ял итә Токарликов исемендәге АҖ сыерлары. Хуҗалык 2021 елда җитештерүнең нәтиҗәлелеге буенча лидер булып тора: бер савым сыеры тәүлегенә 32 литр сөт бирә. Узган ел дәвамында терлекләр 11 400 тонна сөт биргән, ә бу елның 6 аенда – 4189 тонна.

Терлек үзен никадәр уңайлы хис итсә, сөт тә күбрәк, ди зоотехник Ринат Салихов.


Комплекс җитәкчесе фермага эшкә килгәндә  бер сыердан 24 литр сөт савылган. Хәзер 32гә кадәр җитә. Әмма хуҗалыкта рекордчы сыерлар да бар.

«Бүгенге көндә савым буенча рекордлар бездә: 15 баштан якынча 50 литр сөт савыла, иң зур рекорд – бер сыердан бер тәүлек эчендә 72 литр сөт савылды», – ди комплекс җитәкчесе Ринат Салихов. 

Хуҗалык 2018 елда ачылган, ул вакытта 1070 баш кына булган. Бүгенге көндә биредә Голштин токымлы 2250 терлек асрала, шуларның 825е – сыерлар, калганнары – үгезләр һәм бозаулар. 
 Сөтне шунда ук Әлмәт, Чистай һәм Азнакайга сөт заводларына илтәләр, анда инде сыр, эремчек һәм башка продукция ясыйлар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса