Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Умартачылар кабат борчуда

Җәйнең беренче ае узып барган чорда республикада быел да бал кортларының үлү очраклары күзәтелде. Аграрийлар һәм умартачылар арасында булган тискәре мөнәсәбәтләрнең чираттагы аянычлы нәтиҗәсе инде бу.

Моны аңлау өчен әллә нинди югары белемле белгеч булу да кирәкми. Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре әйтүенә караганда, Әлмәт җирлегендә бал кортлары үлү очрагы әлегә юк. Һәрхәлдә, идарәгә рәсми рәвештә мөрәҗәгать итүчеләр булмаган.

Шулай да Арча һәм Лениногорск районнарында бал кортларының күпләп кырылуы Әлмәт умартачыларын бераз борчылып алырга мәҗбүр итте. Умартачыларның эшчәнлеге һәрдаим контроль астында, артык кайгырырга ки-рәкми, дип белдерде авыл хуҗалыгы  идарәсенең производство-маркетинг бүлеге начальнигы Илсия Заһитова.

-  Районда  барлыгы 314 умарталык,  5 меңнән артык умарта гаиләсе исәпләнә. Умартачылар белән тыгыз элемтәдә торабыз, алар белән очрашып, аңлату эшләре алып барабыз. Мондый очрашулар хуҗалык җитәкчеләре, агрономнар белән берлектә оештырыла. Быел да язгы чорда ук җыелыш җыйдык, барлык проблемаларны уртага салып сөйләштек. Умарта тотучылар  умарталыклары  янәшәсендәге басуда нәрсә чәчелгәнен белергә, агрономнар белән күрешеп, басуларны кайчан, нинди препаратлар белән агулауларыннан хәбәрдар булып торырга тиешләр.  Хуҗалык кырларында агулау эшләре кайсы көнне, тәүлекнең нинди сәгатендә башкарылачак - умартачылар өчен боларның барысы да бик мөһим. Көндез кортларның активлык чорында мондый агулау эшләрен башкарырга ярамаганлыгы һәркемгә билгеле. Аннан соң умарта тотучыларның үзләренә карата да таләпләр катгый бит әле. Берәүләргә бал корты чагу файдага булса, аллергиядән интегүчеләр өчен бу бик аянычлы тә-мамланырга мөмкин. Менә шуңа күрә дә хөкүмәт торак пунктлар шартларында бал кортларын дөрес һәм куркынычсыз асрауны күздә тотучы законның яңа кагыйдәләрен һәм нормаларын эшләп чыгарды. Умарта ояларын исәпкә алудан тыш, торак пунктларда умарталарның күрше җир участогы чикләреннән ким дигәндә өч метр ераклыкта, ояларның авызы участок уртасына каратып куелуы зарур. Ара калдырылмаганда умарталарның күрше җир участогыннан ким дигәндә ике метрдан артыграк биеклектәге тоташ койма яки куе куаклык, я булмаса корылмалар белән бүленүе таләп ителә. Бары тик шушы таләпләр үтәлгәндә генә законлы нигездә умарта тоту белән шөгыльләнергә ярый, - диде җитәкче.

«Татарстан умартачылары» төбәк иҗтимагый оешмасы да бу уңайдан һәрдаим аңлатмаларын биреп тора икән. Умарталыклардагы бал кортлары басулардан, болыннардан татлы бал җыеп, ояларына исән-имин әйләнеп кайтсыннар өчен иң беренче чиратта умартачыларның үзләренә уяу булу кирәклеге көн кебек ачык. Игенче игенен кайгырта, аңа иң мөһиме - уңыш булсын.  Умартачыларга хуҗалыкларның агрономнары белән үзара аралашып, киңәшләшеп тору файдага гына булыр.

-  Хәзер бит агуларның әллә нинди төрләре, араларында чамадан тыш көчлеләре дә бар. Алар бал кортларына гына түгел, җәнлекләргә дә зыян китерә. Соңгы елларда күбәләк, тычканнар, керпеләр һәм күп кенә бөҗәкләр күзгә күренеп кимеде бит. Шулай шул, бер эшне башкарам дип, икенчесенә зыян салабыз, ахырын уйламыйбыз, - дип көрсенә озак еллар умарта белән шөгыльләнүче Рамил Галләмов.

Шулай да кортлар үлеме белән йөзгә-йөз очрашкан умартачыларга нишләргә соң? 911 телефонына шалтыратыргамы, әллә башкача эшләргәме?  Умарталыктагы бал кортларының массакүләм рәвештә агуланып үлү очраклары булганда, иң беренче чиратта район авыл хуҗалыгы идарәсенә  шалтыратып хәбәр итәргә кирәк. Хәбәр алыну белән махсус комиссия төзелә. Аның составына полиция бүлеге, ветеринария хезмәте, Россия кулланучылар кү-зәтчелеге, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм район хакимияте вәкилләре керә. Тикшерүләр уздырылып, махсус пробалар алына, анализлар ясала. Әлбәттә, бу процедураны бер тапкыр узган умарта тотучылар аның тәртибен белә. Бу зур чыгымнар һәм мәшәкать таләп итә торган чара. Шуңа да күпләр кулларын гына селти.

Чәчәкле июль - кортлар-ның рәхәтләнеп бал җыя торган чоры. Сакланганны саклармын, дигән Ходай. Бу чорда умартачыларга аеруча уяу һәм сак булырга кирәк.  Мондый күңелсезлекләр Әлмәт җирлегендә булмас дип ышанып каласы килә.

 

P.S. Мәкалә әзерләнеп бетеп, газета битенә салынганнан соң, районыбызның Кузайкино авылы янында кортларның күпләп  үлү очрагы турында хәбәр килеп иреште. Бу уңайдан әлегә тикшерү бара.

Резеда Исмәгыйлева

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса