Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

2022 ел уңышы өчен Әлмәттә 67,4 мең га мәйданда кыр эшләре башкарыла

Планеркада доклад белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәнис Шәрәфиев чыгыш ясады. Үз чыгышында ул Әлмәт районының агросәнәгать комплексы эше турында сөйләде.

Районның авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре тарафыннан 2022 ел уңышы өчен чәчүлек мәйданнары структурасы нигезендә 67,4 мең га мәйданда бөртекле, кузаклы, техник культуралар, 26,4 мең га мәйданда сабан чәчүе, 17,2 мең га техник культуралар, 6,3 мең га терлек азыгы, 0,098 мең га яшелчә чәчеләчәк.

Көзге культураларны тукландыру 9 мең гектардан артык мәйданда башкарылган, 5 мең га мәйданда күпьеллык үләннәр тукландырылган, 16 майга күпьеллык үләннәрне тырмалау 50 мең га мәйданда башкарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса