Ул 8.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
23 апрельдә Әлмәттә соңгы апрель ярминкәсе узачак. Бу хакта Әлмәт районы башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ярминкә 8.00-11.00 сәгатьтә узачак. Адрес: Торговый двор, Ленин ур., 126.
Әлмәтлеләр җиләк-җимеш, яшелчә, төрле сортлы ит һәм хәләл продукция, бал һәм сыр әйберләре сатып ала алачак.
Шулай ук ярминкә территориясендә волонтерлар да булачак, алар пенсионерларга ярдәм итәчәк.