Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Тимур Нагуманов аграрийларның чәчү кампаниясенә әзерлеген тикшерде

Кичүчат авылында районның алдынгы хуҗалыкларыннан берсе-«Кичүчат»  базасында язгы кыр эшләре алдыннан традицион агроконференция узды.

Конференция эшендә район башлыгы Тимур Нагуманов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәнис Шәрәфиев, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре, районның төрле хезмәтләре вәкилләре һәм журналистлар катнашты.

"Узган ел бик авыр булды. Быел чәчүнең ни дәрәҗәдә яхшы булуына бәйле булачак. Уҗымнар әйбәт хәлдә", - диде район башлыгы, агроконференцияне ачып.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәнис Шәрәфиев хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә районда 365 трактор бар. Аларның 98% ремонтланган. Агрегатлар, культиваторлар, тырмалар, каток агрегатлары 100 % тулысынча әзер.

Аннары машина-трактор паркында авыл хуҗалыгы техникасы күрсәтелде. Анда техниканың чәчү кампаниясенә әзерлеген карадылар. Ындыр табагына күчкәч, агулау машиналары күрсәтелде һәм орлык әзерләү турында мәгълүмат бирелде.

Конференциядә шулай ук «Проминтел-Агро»ның авыл хуҗалыгы техникасын сату буенча директоры Роберт Сәлахетдинов чыгыш ясады. «Компас-М» директоры Артур Вәлиуллин глонасс системасы һәм транспорт мониторингы турында сөйләде.

Катнашучылар игътибарына бик күп файдалы, яңа һәм кызыклы нәрсәләр тәкъдим ителде. Аерым игътибар, алдагы еллардагы кебек үк, куркынычсызлык техникасына бирелде. Практик өлеш барышында билгеләп үтелгәнчә, барлык тракторлар һәм башка авыл хуҗалыгы техникасы мәҗбүри тәртиптә аптечка, ут сүндерү җайланмалары һәм башка саклау чаралары белән җиһазландырылырга тиеш. Авыл хуҗалыгы җирләрендә янгыннарны булдырмау турында Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы, эчке хезмәт майоры Равил Хөсәенов чыгыш ясады

"Әгәр соңга калсаң,  уңыш алып булмый. Шуңа күрә барысын да вакытында эшләргә кирәк", - дип ассызыклады Тимур Нагуманов. Конференция ахырында район башлыгы катнашучылар алдына язгы кыр эшләрен сыйфатлы һәм вакытында башкарып чыгу бурычын куйды. Ул районда эшкәртелмәгән җирләр калмаска тиеш, дип кисәтте.

 

 

Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса