Әлмәттә шимбә көнне авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак
Авыл хуҗалыгы

Әлмәттә шимбә көнне авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак

Ул 9.00 сәгатьтә башлана һәм 11.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Шимбә көнне, 9 апрельдә, тагын авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак. Ул 9.00 сәгатьтә башлана һәм 11.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта район башлыгы Тимур Нагуманов телеграмм-каналында хәбәр итә.

Ул шул ук урында – Әминов урамындагы «Торговый двор» мәйданчыгында (базар) узачак.

Сатып алучылар Әлмәт һәм күрше районнар җитештерүчеләреннән ит, казылык, сыр, бал, ярмалар, шикәр, хәләл продукция, яшелчә һәм җиләк-җимеш, сөт сатып ала алачаклар.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагумановның телеграм-каналы.