Шимбә көнне Әлмәттә авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак
Авыл хуҗалыгы

Шимбә көнне Әлмәттә авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак

Ул 9.00 сәгатьтә башлана һәм 11.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. 

Очрашу урыны: Ленин ур., 126 адресы буенча урнашкан «Торговый двор» җәмгыяте биләмәләрендә.

Биредә шикәр, тере тавыклар, икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләре, шоколад, сөт продуктлары, итнең барлык төрләре, ярымфабрикатлар, бал, ашлык һәм ярмалар, яшелчә, җиләк-җимеш, яшел тәмләткечләр, һ.б. сатып ала алачаксыз. 

Шулай ук бәрәңге булачак, аны Арча районыннан китерәчәкләр.

Рәхим итегез!