Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әлмәт районы хуҗалыклары басуларында көзге эшләр бара

Район хуҗалыклары басуларында көзге эшләр әле төгәлләнмәде.

Бөртеккә кукуруз, чөгендер, бәрәңге культураларын җыю, рапс суктыру дәвам итә.

7240 га мәйданда көзге культуралар чәчелгән, бу 65,7 процент эш башкарылган дигән сүз. Агымдагы елда бөртеклеләр уңышы түбән булуын исәпкә алганда, көзге культуралар хуҗалыкларның нык терәге булып тора. Соңгы көннәрдә районда яңгырлар явып узды, бу исә шытымнар алырга мөмкинлек бирәчәк.

Терлек азыгы әзерләү 60 % ка якын башкарылган. 6700 тонна печән, 17787 тонна сенаж әзерлән-гән. Авыл хуҗалыгы пред-приятиеләрендә силоска кукуруз салу дәвам итә. Параллель рәвештә җир эшкәртү тормышка ашырыла. Пар җирләре булдыру яисә сидераль культуралар чәчеп, туфракны тиешенчә әзерләүнең әһәмияте турында да хуҗалыклар хәбәрдар. Киләчәк уңышның нигезе чәчеләчәк җирнең торышына, минераль ашламалар кертүгә, орлыкларның тиешле сортлары булуына да бәйле. Көзге чәчүне башкарып чыгарга һәрбер хуҗалыкта да тиешле кү-ләмдә минераль ашлама тупланган. Хәзер инде алар алдында барлык мөм-кинлекләрне кулланып, оешкан төстә урып-җыю эшләрен төгәлләү һәм киләсе уңышка ышанычлы нигез салу бурычы тора.

Көз - ул яшелчә-җимеш җыю һәм аларны кыш-кылыкка күпләп әзерләү чоры да бит әле. Әлмәт җирлеге хуҗалыкларында бу уңайдан илле процентка якын эш башкарылган. Шуны да билгеләп узарга кирәк, шәһәребездә 18 сентябрьдән традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре старт ала. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәр иткәнчә, төп бурыч - шәһәр һәм район халкын яшелчәләр һәм бәрәңге белән җитәрлек күләмдә тәэмин итеп калдыру. Ярминкәләр, елдагыча, Әминов урамында урнашкан базар территориясендә оештырылачак. Алар иртәнге сәгать сигездән эшли башлый. Биредә җирле фермерлар, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, шәхси эшмәкәрләр һәм үзмәш-гульләр продукциясе тәкъ-дим ителәчәк. Моннан тыш, күрше районнардан алып килгән товарларны да сатып алырга мөмкин булачак. Әле дә ярый ярминкәләр бар! Шуңа өстәп, әле дә ярый шәһәрлеләрне туендыручы, авыр хезмәттә булган авыл кешеләре бар, дип тә өстәп әйтергә кирәктер, мөгаен.

 

Әлмәтлеләрне яшелчәләр һәм бәрәңге белән җитәрлек күләмдә тәэмин итеп калдыру максатыннан шәһәребездә 18 сентябрьдән традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре старт ала. Алар, елдагыча, Әминов урамында урнашкан базар территориясендә оештырылачак. Биредә җирле фермерлар, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, шәхси эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр продукциясе тәкъдим ителәчәк.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса