Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Урак тәмам. Алда - чәчү

Үзенең эссе, яңгырсыз көннәре белән аграрийларны борчуга салган җәй узып та китте. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәр иткәнчә, басуларда бөртекле культураларны җыю тәмамланган.

Быелгы уңышның нәтиҗәләре куанычлы түгел. Ул үткән ел җыеп алынганның бары тик утыз процентын гына тәшкил иткән.

Бөртеклеләрне җыю тәмамланса да, кырларда эш туктап тормый. Хуҗалыклар кукуруз, рапс, көнбагыш кебек культураларны уруны дәвам итә.

Шуның белән беррәттән, киләсе ел уңышы өчен җирне эшкәртеп калдыру да бара. Төп бурыч - көзге чәчү кампаниясен уңышлы һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгу. Кырда кышкы бодай культурасы орлыкларын җир куенына салып калдыру - җаваплы хезмәт, тик явымнар булмаса эш харап. Шуңа да авыл хезмәтчәннәренең хәзер иң көткәне яңгыр.

Бәрәңге, суган, кишер һәм башка төр яшелчә үстерүче хуҗалыклар да быел әллә ни зур уңышларга ирешә алмадылар. Тик шунысы бар - әлеге культураларны ясалма су сиптергечләр кулланып үстергәнлектән, һава шартлары аларга артык зыян сала алмады.

Быелгы уңышны җыю аномаль һава шартларында зур кыенлыклар белән башкарылды. Шуны истә тотып, дәүләт аграрийларга ярдәм итәргә тырышты. Агросәнәгать комплексында хезмәт куючыларга инвестиция кредиты буенча процент ставкаларын субсидияләү дәвам итә. Киләсе елдан дәүләт ярдәме «Минем субсидиям» проекты аша максималь рәвештә гамәлгә ашырылачак һәм бу уңайдан документларны электрон рәвештә тапшыруга да өстенлек биреләчәк.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса