Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Игеннең җаен иккән белер

Быелгы корылык авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючылар өчен зур сынау булды. Явымсыз эссе көннәр бөртекле культураларга сизелерлек зыян салды.

Күп кенә хуҗалыклар быел да мул уңыш алуга өмет итеп кредит алдылар. Синоптиклар да алдан шушы кадәрле корылык буласын хәбәр итмәде югыйсә.

Шулай да ярык тагарак алдында калучы хуҗалыкларга дәүләт ярдәм кулын сузарга булды. Республика җи-тәкчелеге авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә финанс ярдәме чараларын да кабул итте. ТР Икътисад министрлыгына караган «ТР эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерциясез микрокредит компаниясе «Корылык» («Засуха») дигән махсус микрофинанс продуктын эшләде, ул 5 миллион сумга кадәр ташламалы финанс җәлеп итү мөмкинлеге бирә. Шулай ук Татарстан аграрийлары гарантия ярдәменнән дә файдалана ала.

Программа шартлары буенча, әҗәт бизнес алып бару өчен заемчыларның теләсә нинди нигезле чыгымнарына бирелә. Микрозайм суммасы - еллык 4,5% белән 3 айдан 24 айга кадәр 300 мең сумнан 5 млн сумга кадәр. Финанс чараларыннан үз эшчәнлеген гадәттән тыш хәлләр режимы кертелгән муниципаль районнар территориясендә гамәлгә ашыручы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре файдалана ала. Шул ук вакытта әҗәткә алучы затның Татарстанда теркәлгән булуы һәм берничә төп шартка туры килүе зарур. Беренчедән, ул берьеллык һәм күпьеллык культуралар үстерергә, терлекчелек, катнаш авыл хуҗалыгы алып барырга тиеш. Моннан тыш, авыл хуҗалыгы культуралары җитештерү һәм урып-җыюдан соң эшкәртү өлкәсендә ярдәмче эшчәнлек белән шөгыльләнүе кирәк.

Татарстан Республикасы Гарантия фонды тарафыннан «Авылда эшкуарлык» дигән ташламалы продукт та эшләнде. Бәйгедә авыл җирлегендә эшчәнлек алып баручы крестьян-фермер хуҗалыклары, эшкуарлар, кооперативлар катнаша ала. Әлеге продукт буенча Фондның поручительлек күләме кредит суммасының 70 % ын тәшкил итә. Бүләкләү буенча ставка минималь - 0,5 %. Гарантия фонды поручительлегенең максималь суммасы 5 млн сумга кадәр.

Әлмәт җирлегендә урып-җыю эшләре дәвам итә. Параллель рәвештә киләсе ел уңышы өчен орлык әзерләү һәм җир эшкәртү кебек җаваплы эшләр башкарыла. Урак алдынгыларын эш урыннарында тәбрикләү кебек күркәм традиция дә тормышка ашырыла. Чираттагы бүләкләү «Яңа Михайловка», «Чагылтау», «Чишмә» хуҗалыклары һәм «Рафиков Н.Ш.» КФХсы басуларында булды. Район башлыгы Тимур Нагуманов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәнис Шәрәфиев ару-талуны белми эшләгән авыл хезмәтчәннәренә нык-лы сәламәтлек һәм уракның уңышлы тәмамлануын теләделәр.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса