Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Корылык авыл хезмәтчәннәрен сыный

Быелгы корылык авыл хуҗалыгында хезмәт куючылар өчен зур сынау булды. Республика хуҗалыкларының югалтулары хәзерге вакытта 28 миллиардны тәшкил итте. Иң нык зыян күргән культуралар - бөртеклеләр.

Шуңа күрә дә икмәк уңышы көтелгәннән күпкә кимрәк. Яңгырлар була калса, кукуруз, көнбагыш, бәрәңге, чөгендер кебек азык культураларының уңышы алай ук начар булмаска да мөмкин, дип саный белгечләр.

Һава шартлары нинди генә булуга да карамастан, кырларда эш туктап тормый. Район буенча уңыш җыю 60 проценттан артык күләмдә башкарылган. Борчак басулардан 100 процент җыелган инде. Арыш, солы, арпа җыю дәвам итә.

Хәзерге вакытта уңыш җыю белән беррәттән басуларны эшкәртү, терлек азыгы әзерләү бара. Күпьеллык үләннәрне икенче катка чабу дәвам иттерелә, берьеллык-лар 1100 га чабып алынган. Мал башына бүгенге көндә 10,2 центнер азык туры килә. Планда 23 центнер булырга тиеш. Сенаж 16267 тонна күләмдә әзерләнгән, планда - 34661 тонна. Хуҗалыкларда малларны саклап калу - иң мөһим бурыч. Шуңа да район хуҗалыклары сыерларын ашату өчен уйсулыклардан печән хәстәрләвен туктатмый. Аерым хуҗалыклар терлек азыгын читтән күпләп кайтартып, кышка әзерләп куярга өлгерде инде.

Авыл хезмәтчәннәре өчен бүген иң җаваплы һәм иң мәшәкатьле чор. Ашлык суктыру буенча югары күрсәткечләргә ирешкән механизаторларны кырга барып хөрмәтләү Әлмәт җирлегендә матур гадәткә әйләнде. Бер генә хуҗалык та игътибардан читтә калмый. Авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючыларның барысына да ныклы сәламәтлек, югары нәтиҗәләр, эшләрендә уңышлар теләп калабыз.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса