Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Язгы хезмәт - көзен хөрмәт

Районыбыз басуларында язгы кыр эшләре куәт ала бара. Иң беренчеләрдән булып Н.Е. Токарликов исемендәге АҖ, «Кичүчат» хуҗалыгы хезмәтчәннәре чәчүгә чыкты.

Районда уҗым культураларын һәм күпьеллыкларны тукландыру, үләннәрне тырмалау эшләре бара, чәчелгән мәйданнар күзгә күренеп арта.

Уңышның нинди булачагы иң беренче чиратта чәчүгә сайланган орлыкларның сыйфатына бәйле. Хәзерге вакытта аларга инкрустация ясала. Орлыкларны биологик актив матдәләрдән, үсеш стимуляторларыннан торган юка, төсле пленка белән каплау чәчү алдыннан аларны зарарсызландыруның иң нәтиҗәле ысулы.

Быел район аграрийлары 10947 га мәйданда арпа, 13948 гектарда сабан бодае, 1500 га солы, 1396 га карабодай чәчүне планлаштыралар. Хуҗалыкларда сидератлар куллануга да әһәмият бирелә. Алар туфракның уңдырышлылыгын сакларга һәм авыл хуҗалыгы культураларының уңышын күбәйтергә мөмкинлек бирә. Сидератлар - туфракның структурасын яхшырта, азот белән баета һәм чүп үләннәрдән арындыру өчен махсус үстерелә торган үсемлекләр. Аларны быел 651 гектар мәйданда чәчү күздә тотыла.

Шулай итеп, язгы кыр эшләрен башкарып чыгу өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган: техника җитәрлек, ягулык-майлау материаллары белән дә тоткарлыклар юк. Һава шартлары тот-рыклы булып, җир куенына иңдерелгән орлык мул уңыш бирсен иде, дип телисе генә кала. Хәерле сәгатьтә, авыл хезмәтчәннәре!

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса