Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Фермер мәктәбе»ндә практик дәресләр башланды

Укуларның практик өлешендә 40 күчмә практик дәрес планлаштырылган. Катнашучылар уку йомгаклары буенча “Фермер хуҗалыгы агробизнесы” дигән өстәмә белем бирү программасы буенча дәүләт үрнәгендәге диплом алачаклар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Фермер мәктәбе»ндә практик дәресләр башлануы турында хәбәр итә. Программа Россельхозбанк тарафыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә  гамәлгә ашырыла.

Укулар Зеленодольск районының Кадрия Лотфуллина крестьян-фермер хуҗалыгы базасында узды. Предприятие күркәләр, шулай ук бройлерлар үстерү һәм аларны эшкәртү белән шөгыльләнә.

Эшкуарлык эшчәнлеген оештыру һәм алып бару мәсьәләләре турында хуҗалык башлыгы Лотфуллина сөйләде.

Курс барышында тыңлаучылар яшь кош-кортны карау, аларны ашату процессы һәм сугым цехы эше белән таныштылар.

"Кошчылык фабрикасы буенча экскурсия һәм аның хуҗасы белән очрашу минем өчен аеруча тәэсирле булды. Очрашу бик мавыктыргыч һәм кызыклы булды, кыска гына вакыт эчендә без үзебезне борчыган барлык сорауларга җавап ала алдык. Мин үзем өчен бик күп яңа һәм файдалы мәгълүмат тупладым, бигрәк тә ветеринария буенча. Мондый уңышлы фермерлар белән очрашу яңа эш башлаган авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен югары нәтиҗәләргә рухландыра", – дип үз тәэсирләре белән уртаклашты Лаеш районы фермеры Елена Нигъмәтҗанова.

Очрашу ахырында тыңлаучылар фермер хуҗалыгының үзләре җитештергән продукциясен татып карадылар һәм тәэсирләре белән уртаклаштылар. Бу фермер хуҗалыкларының алга таба хезмәттәшлегенә һәм аларның Татарстан Республикасында үсешенә ярдәм итәр.

Якын арада укулар Лаеш һәм Биектау районнарының крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында узачак.

 

Фото: ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса