Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Татарстанда фермерлык хәрәкәтенә – 30 ел

25 мартта Татарстанда фермер хәрәкәтенең 30 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтеп  үткәнчә, нәкъ 30 ел элек республикада Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев ярдәме белән беренче 254 фермер үз эшен башлап җибәрде.

Шул ук елларда республиканың Крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе оештырыла, ул фермерларга эшләрендә ярдәм итә. Бүген Камияр Байтемиров җитәкчелегендәге Фермерлар ассоциациясе Россия АККОР әгъзасы булып тора һәм югары абруйга изәнә. Хәзер Татарстанда 4 меңгә якын фермер эшли, алар шәхси хуҗалыклар белән бергә республика авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысын җитештерәләр. Ел саен фермерлар 2 млрд. сумнан артык дәүләт ярдәме ала. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән авыл территорияләрен үстерү буенча 40 төрле программа гамәлгә ашырыла.

"Фермерлар һәм кооператив хәрәкәтен алга таба үстерү  безнең мөһим бурычларның берсе булып тора", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Марат Җәббаров республиканың барлык фермерларын аларның 30 еллык юбилее белән чын күңелдән котлады һәм катлаулы, мөһим хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, аларның барлык башлангычларында уңышлар теләде.

Фермерлар адресына шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе вице-президенты Ольга Башмачникова, Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең башкарма директоры Андрей Лихачев, Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасы Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе президенты Камияр Байтемиров һәм башка җаваплы затлар катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса