Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Язның бер көне ел туйдыра

Бер юлга чыккач, яз тиз тота. Шуңа да авыл кешесе гомер буена “Язның бер көне ел туйдыра” дип яшәгән. Иртә торып, соң ятсаң гына тамагың тук була.

“Кичүчат” җаваплылыгы чикләнгән авыл хуҗалыгы оешмасы быелгы язны тулы әзерлек белән каршы ала. Бу хакта оешманың баш агрономы Рифгать Мортазин түбәндәгеләрне сөйләде:

- Рапс һәм кукуруздан кала, чәчүлек орлыклар барысы да үзебезнеке, һәм алар куллануга әзер. Кукуруз орлыгы 4 т, рапс 1,5 т кайтартылды. Һәр икесе дә 150 гектарга исәпләнгән. Хөкүмәт биргән субсидияне кушып, ашламаны 1 гектарга 41 кг исәбеннән әзерләдек. Техника, ягулык мәсьәләсендә дә сынатырлык түгел. Шушы көннәрдә генә Ростовтан заманча RSM 2375 тракторы кайтардык. Гомуми бәянең 11 млн нан артыгын хуҗалыгыбыз үзе түләде. “Кичүчат” оешмасы Россия субсидия программасына кергәнлектән, 30 % ка якыны алар исәбенә булды. Ай ахырына кадәр ул тракторга чәчкеч, сабан сатып алабыз. Калган техника да стартта.

Уңышның ни дәрәҗәдә мул булуы табигатькә һәм кешеләргә, аларның намусына бәйле. Тәҗрибәле агрономның күңеле көр, кәефе яхшы. Шулай, корал эшли, егет мактана һәм мактала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса