Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: Татарстан кирәкле шикәр һәм май күләме белән тәэмин ителгән

Шикәр белән тәэмин ителеш кирәкле күләмнән өч тапкыр, ә көнбагыш мае белән 12 тапкыр күбрәк.

"Шикәр белән тәэмин ителеш 356,9% тәшкил итә, ягъни кирәкле күләмнән өч тапкыр күбрәк. Көнбагыш мае буенча һәр татарстанлы 12 тапкырдан артык тәэмин ителгән, тәэмин ителеш – 1269,6%", – дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

 

Ведомствода аңлатуларынча, исәпләү өчен бер кешегә азык-төлек куллануның уртача нормалары алынган. Бу күрсәткечләр бер кешегә 24 кг шикәр комы һәм 12 кг май туры итә.

 

Татарстанда ел саен 331,9 мең тонна шикәр комы җитештерелә, халык ихтыяҗы - 93 мең тонна. Көнбагыш мае җитештерү елына 584 мең тонна тәшкил итә, ә ихтыяҗ – 46 мең тонна.

 

"Майлы культуралар һәм шикәр чөгендере чәчүлекләрен, шулай ук аларны җитештерү күләмнәрен кыскарту планлаштырылмый",-дип ышандырдылар матбугат хезмәтендә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса