Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әлмәт районында кабаннарда дуңгыз чумасының очрагы ачыкланган

Татарстанның Әлмәт һәм Зәй районнарында кыргый кабаннар арасында Африка дуңгыз чумасының тагын ике чыганагы ачыкланган.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, министр Марат Җәббаров дуңгыз чумасы таралуын кисәтү буенча республика штабы утырышында Татарстанда вазгыять киеренке булуын әйтте.

«Барлыгы алты чыганак билгеле. Алабуга, Зәй, Әлмәт районнарында бүген хәл катлаулы. Вирус килү куркынычы булган 100 километрлы зонага республика территориясенең яртысы эләгә», — дигән министр. Ул кыргый кабаннар арасында чума таралу куркынычы саклануын әйткән.

«Бүгенге хәлне күздә тотканда, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, шәхси һәм фермер хуҗалыкларында дуңгызлар вирус йоктыруы ихтимал. Ә бу зур финанс югалтуларына китерәчәк, республиканың азык-төлек иминлегенә куркыныч янарга мөмкин», — дип белдергән Марат Җәббаров.

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов кабаннарны атуны дәвам итәргә кирәклеген әйткән. Юкса, алар бер урыннан икенче урынга гел күчеп йөреп, чир тарата.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса