Бәйрәмнәрдән соң әлмәтлеләр чыршыларны чүп контейнерлары янына чыгарып куйды.
"Экосервис" оешмасы бәйрәм чыршы-наратларын җыеп, Аппак авылының крестьян-фермер хуҗалыгына китергән. Терлекчелек комплексы хезмәткәрләре Әлмәт халкына терлекләрне витаминлы азык белән тәэмин иткән өчен рәхмәт белдергәннәр.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте