Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әлмәт районында терлекчелек буенча семинарлар үтә

Район башлыгы Тимур Нагуманов “Токарликово” сөт-товар фермасы базасында терлекчелек буенча семинарда катнашты.

Күчмә киңәшмә эшендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәнис Шәрәфиев, Н. Е.Токарликов исемендәге акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Алексей Грушин, шәһәр идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илшат Фәтхетдинов,Әлмәт район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Реваль Мөхәммәтҗанов, район хуҗалыклары җитәкчеләре һәм белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.


Гадәттәгечә киңәшмәдә катнашучылар терлекләрне кышлатуны оештыру, азык ресурсларыннан рациональ файдалану, терлекләрнең баш санын саклап калу һәм продуктлылыгын арттыру, эре мөгезле яшь терлекләрне ашату, терлекчелек биналарында оптималь микроклиматны җайга салу мәсьәләләре турында фикер алыштылар.


Биредә терлекчелекне цифрлаштыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Заманча терлекчелек предприятиесе заманча идарә программаларыннан башка нәтиҗәле эшли алмый.


Н. Е.Токарликов исемендәге хуҗалыкта көтү белән идарә итү (DairyComp) һәм ашату белән идарә итү (DTM) программалары кертелгән.


Күчмә очрашуны тәмамлап, Тимур Нагуманов хуҗалык эшенә югары бәя бирде. Районның барлык терлекчелек хуҗалыкларын да алар үрнәгенә иярергә чакырды.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса