Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Авыл хуҗалыгында хезмәтне саклау буенча яңа кагыйдәләр үз көченә керде

Татарстан республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, кагыйдәләр 1800 дән артык агросәнәгать оешмасына һәм авыл хуҗалыгында эшләүче 60,5 меңләп кешегә кагыла. 

Бу ел башыннан авыл хуҗалыгында хезмәтне саклау буенча яңа кагыйдәләр үз көченә керде. Алар 2016 елдан бирле гамәлдә булган кагыйдәләрне алыштырдылар.


Кагыйдәләр үсемлекләр үстерү, җыю һәм аннан соңгы эшкәртү, авыл хуҗалыгы хайваннарын һәм кошларын карау һәм тоту, сугару эшләре һәм җитештерүдә юынты суларын чистарту һәм авыл хуҗалыгы продукциясен беренчел эшкәртү буенча җитештерү процессларын оештыру һәм үткәрү таләпләрен билгели.


Кагыйдәләрдә авыл хуҗалыгы эшләрен башкарганда персоналның хезмәт иминлегенә, җитештерү биналарына һәм эш урыннарына, агросәнәгать комплексларында технологик процессларга карата таләпләр, шулай ук чимал, материаллар, әзер продуктлар һәм калдыклар  ташуга карата таләпләр бар.


Кагыйдәләрдә төрле эш төрләренә карата таләпләр җентекләп тасвирланган һәм теге яки бу вәзгыятьтә ничек эш итәргә кирәклеге турында төгәл инструкцияләр бар. Әйтик, теплицаларда һәм парникларда барлык төр эшләрне башкарганда, өйдә кияргә яраклы йомшак табанлы аяк киемендә йөрү тыела. Яки, мәсәлән, мал сауган вакытта хезмәткәрнең кайсы яктан торырга тиешлеге күсәтелгән.


Яңа кагыйдәләрдә, алдагысы белән чагыштырганда, агросәнәгать өлкәсе хезмәткәрләренең тиешле хезмәт куркынычсызлыгы дәрәҗәсенә ирешү механизмнары яңадан карала. Моннан тыш, алар  юнәлешле алым кертүне күздә тота. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса