Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Татарстанда африка дуңгыз чумасы очраклары бар

Бу елның 24 декабрендә Зәй районының аучылык хуҗалыкларында (Карамалы, Багряж, Елхово) кабаннардан алынган пробаларның мониторинг тикшеренүләрендә африка дуңгыз чумасы булуы ачыкланган.

Исегезгә төшерәбез,  20 декабрьдә Татарстанда кыргый кабан дуңгызлары арасында африка дуңгыз чумасының беренче чыганагы Алабуга районының «Түбән Кама» милли паркында ачыкланды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы халыктан, моны аңлап, җитди карауларын сорый. Ветеринария кагыйдәләре нигезендә, африка дуңгыз чумасы чыганакларын бетерү буенча эпизоотик чыганакның беренче зонасында дуңгызлар һәм дуңгызчылык продукциясе хуҗаларыннан аерып алына һәм юк ителә. Әлеге чаралар инфекциянең алга таба таралуын булдырмау максатыннан үткәрелә.

Хайваннарны хуҗалыктан алу, аларның тере үлчәменнән һәм продукция авырлыгыннан чыгып, алынган вакыттагы базар бәясеннән компенсацияләнәчәк.

Белешмә өчен:ел башыннан Россия Федерациясендә 265 инфекция очрагы теркәлгән, шул исәптән йорт дуңгызлары арасында - 159, кыргый кабаннар арасында – 106.

 

ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса