Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Татарстан фермерлары “Вкусы Росси” бәйгесендә катнаша

Проектта катнашучыларның барысы да авыл хуҗалыгын үстерү федераль программасына керә. 

Татарстанның кече предприятиеләре «Вкусы России» бәйгесендә үз продукцияләрен тәкъдим итә. Хәзерге вакытта төбәк брендларына тавыш бирү бара. Чара Россия Президенты йөкләмәсе буенча РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан үткәрелә. Бу турыда «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков хәбәр итте.


«Тавыш бирү 19 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр дәвам итә. Аның барышында һәр кеше „Вкусы России“ сайтында Татарстан продукциясе өчен тавыш бирә ала», — диде ул.

Конкурста Россиянең 79 субъектыннан якынча 500 азык-төлек бренды тәкъдим ителгән. Иң күп брендлар тәкъдим иткән төбәкләр арасында - Татарстан, Башкортостан, Мәскәү һәм Калининград өлкәләре. Татарстаннан бәйгедә барлыгы 22 бренд катнаша. Брендлар арасында бал, катык, чәк-чәк, икмәк, казылык, конфет, үрдәк ите, чәй һ.б. бар.

Проектта катнашучыларның барысы да авыл хуҗалыгын үстерү федераль программасына керә. Алга таба проектта катнашучы бренд хезмәткәрләре квалификациясен күтәрә алачак, ә җиңүчеләр сатуларын арттыру өчен ярдәм ала алачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса