Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Татарстанда бәрәңге җыю төгәлләнгән

Республика районнарында башка сезонлы эшләр дә дәвам итә һәм төгәлләнә.

Татарстанда бәрәңге җыюны тулысынча төгәлләделәр, 3986 гектар казылды, 108 643 тонна җыеп алынды, республика буенча уртача уңыш-273 ц/га, Иң яхшы бәрәңге уңышы Балтач районы аграрчылары 444 ц/га җыеп алды.

Ә Татарстан фермерлары үстергән бәрәңгене шимбә көннәрендә традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә кулай бәядән сатып алырга була.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, ашлыкка кукуруз 10,3 мең гектардан (фаразга карата 23%) 57,6 мең тонна җыеп алынган. Көнбагыш 88,7 мең гектардан (74%)  149,5 мең тонна җыеп алынган.

Шикәр чөгендерен җыю белән 11 район шөгыльләнә. Казуны Апас, Зәй һәм Бөгелмә районнары төгәлләгәннәр. Финиш сызыгында - Тукай, Сарман, Буа һәм Минзәлә районнары.

Республикада рапс җыю да дәвам итә. Бүгенге көндә 29 район игенчеләре рапс җыюны төгәлләгән, 150029,2 тонна җыеп алынган. Азнакай, Аксубай, Баулы, Чүпрәле, Балык Бистәсе, Тукай районнары урып – җыюны төгәлли.

Республика районнарында башка сезонлы эшләр дә дәвам итә. Аерым алганда, туфракны эшкәртү 1653,7 мең га мәйданда башкарылган, бу фаразга карата 92% тәшкил итә, шул исәптән сөрүлек катламын тирәнәйтү белән — 838 мең га.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса