Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Әлмәттә Сайлау көнендә зур бәйрәм көтелә

13 сентябрь - Бердәм тавыш бирү көнендә әлмәтлеләрне һәм шәһәребез кунакларын «Урам тайм» кысаларында Гастрономия фестивале көтә.

Ул Нефтьчеләр мәйданында 10.00-22.00 сәгатьләрдә узачак.

Гастрономия бәйрәменә Әлмәткә 50 дән артык кафе һәм ресторан, фермерлык һәм сувенир продукциясе җитештерүчеләре җыела. Программада пешекчеләрдән күрсәтмә чыгышлар, мастер-класслар, аш-су тамашалары көтелә.

Теләге булган һәркем республиканың әйдәп баручы пешекчеләре тарафыннан уникаль рецептлар буенча әзерләнгән ризыкларны татып карый алачак. Биредә Чехия трдельникларын, утын мичендә пешерелгән традицион рус камыр ризыкларын, ысланган ит, бургерлар һәм казылыклар, Тай туңдырмасын һәм борынгы Италия рецептлары буенча әзерләнгән пломбир, сыр ясау бәйгеләрендә җиңү яулаган осталардан сыр, Мексика һәм Италия кухнялары ризыкларын, крафт эчемлекләре һәм башкаларны авыз итү мөмкинлеге тудырыла.

Гастрономик экспериментларны үз итүчеләр фестивальдә сыек азот нигезендә коктейльләр әзерләү, төрле пасталар кулланып карау, ризыклар әзерләүдә көч сынашуны, дегустацияләр һәм тәм-томнар белән халык игътибары өчен җәелдерелгән көрәшне күзәтә алачак.

Бәйрәмгә Россия һәм татар эстрадасы йолдызлары килүе дә көтелә. Бу көнне сәхнәдә «Ритмикон» барабан тамашасы, «Злачное место» һәм Диләрә Умарова, «Гыйлем» төркеме, Рамил Шәфыйков, ZAINETDIN этно-шоуы, Фирдүс Тямаев, «Пицца» төркеме чыгыш ясаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса