"Яшел фитнес" тренировка расписаниесын игълан итте
АФИША

"Яшел фитнес" тренировка расписаниесын игълан итте

Җомга, 14 август көнне "Яшел фитнес" тренировкалар оештыра.

Иртәгәгә саф һавада тренировкалар расписаниесе:

Юнәлеш: буын гимнастикасы (җилкә буыннарына тренировканы үз эченә ала)
9:00 "Сәламәтлек" Паркы
Баш Тренер: Рамия Чирскова

Юнәлеш: Зумба
18:30 Шәһәр пляжы
Тренер: Венера Мөхәммәтҗанова

Үзегез белән скакалка, су, спорт келәмнәр һәм яхшы кәеф алыгыз!
Сезне социаль дистанцияне үтәвегезне, ситуациягә аңлап каравыгызны, үзегезне һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлеген саклавыгызны сорыйбыз! 
Барлык тренировкалар бөтенләй бушлай.
Проектның генераль партнеры « "Татнефть" компаниясе»