Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Казанда 25 июльдә "Я выбираю небо!" авиабәйрәме узачак

Чарада ике атаклы пилот төркем – «Русь» һәм «Стрижи» катнашачак.

Татарстан башкаласында 25 июльдә «Казан» гаилә үзәге янында "Я выбираю небо!" Россия һава флоты көненә багышланган тантаналы чара узачак. Бу хакта ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәм барышында 30га якын самолет һәм вертолет җәлеп ителәчәк, алар арасында Россия Оборона министрлыгы, Россия Федерациясе ДОСААФ Татарстан Республикасы Үзәк аэроклубы һәм Казан вертолет заводы карамагындагы һава суднолары булачак.

"Русь" Л-39 өйрәнү-тренировка самолетларында чыгыш ясый, ә "Стрижлар" МиГ-29 күпмаксатлы истребительләрен куллана.

Бәйрәм көнендә балалар өчен модель түгәрәкләре, парашютчыларның күрсәтмә чыгышлары, төрле мастер-класслар һәм концерт программасы оештырылачак. Татарстан авиация сәнәгатенең алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләү, балалар өчен күңел ачу программасы һәм һөнәри юнәлеш бирү аллеясы эше планлаштырылган.

Чараны оештыручылар - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм «Казан ярминкәсе» ААҖ.

Бәйрәм 15 сәгатьтә башланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса