Әлмәт таңнары

Әлмәттә «Наше время-Безнен заман» фестиваленең зона этабы узачак

5-6 октябрь көннәрендә Әлмәт шәһәренең «Нефтьче» мәдәният сараенда «Наше время-Безнен заман»эшче яшьләр иҗаты республика телевизион фестиваленең зона этабы узачак.

Әлмәт зонасы үз эченә Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Яңа Чишмә, Нурлат, Чирмешән, Ютазы, Әлмәт, Спасс районнарын ала.  Гаризалар 7 район тарафыннан бирелгән иде.

Зона этабының сайлап алу турында 227 катнашучы, бәйгедә катнашуга 35 гариза бирелгән. Шуларның 25е Әлмәттән.

Фестивальнең сайлап алу турларының Гала-концерты 6 октябрь көнне 18:00 сәгатьтә «Нефтьче»мәдәният сараенда узачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: