Татарстан башкаласы халкы һәм кунаклары беренче булып Әлмәт урам театрының «Этно» яңа урам гала-спектаклен күрәчәкләр.
Яңа спектакльне бер ай буе Санкт-Петербургта "Пэжо әфәнденең сәер курчаклары" урам театры җитәкчелегендә театрның яшь труппасы эшләде. Бу профессиональ режиссер һәм урам артистларының иҗади эше.

«Этно» спектакле - карнаваль уен, ритуал белән баетылган гаҗәеп тамаша. Урам граффити мәгарә язмаларына әверелә, геройлар рухи дөньялар буйлап сәяхәт итә, ә тере вокал мәйданчыкны үзенчәлекле энергия белән тулыландыра. "Этно" постпандемик дөньяны өйрәнә.

Миф тамашачылар күз алдында һәм еш кына алар ярдәмендә төзелә. Ул вакытлар бәйләнешен торгызырга һәм үзгәргән тормышта исәп-хисап ясауның актуаль ноктасын бирергә тиеш. Шәхси тарихларын сөйләп, төрле милләт актерлары үз этнослары турында уй-фикерләрне төрле халыкларның мәдәнияте бик күңелле, җитди үрелеп бара торган бер сөлгегә үрә.

Премьераны 30 августта 19.00 сәгатьтә Казанда, Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында күрергә мөмкин булачак.
