Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Әлмәттә Гастрономия фестивале гөрли

Ул Нефтьчеләр мәйданында кичке 10 га кадәр дәвам итәчәк.

Гастрономия бәйрәменә илнең төрле шәһәрләреннән 50 дән артык кафе һәм ресторан, фермерлык һәм сувенир продукциясе җитештерүчеләре җыелган. Пешекчеләр күрсәтмә чыгышлар тәкъдим итә, мастер-класслар да уздыра.


Теләге булган һәркем республиканың әйдәп баручы пешекчеләре тарафыннан уникаль рецептлар буенча әзерләнгән ризыкларны татып карый.

Биредә Чехия трдельникларын, утын мичендә пешерелгән традицион рус камыр ризыкларын, ысланган ит, бургерлар һәм казылыклар, Тайланд туңдырмасын һәм борынгы Италия рецептлары буенча әзерләнгән пломбир, сыр ясау бәйгеләрендә җиңү яулаган осталардан сыр, Мексика һәм Италия кухнялары ризыкларын, крафт эчемлекләрен һәм башкаларны авыз итәргә була.



Фестиваль Россия һәм татар эстрадасы йолдызлары чыгышлары белән үрелеп бара. Биредәге сәхнәдә «Ритмикон» барабан тамашасы, «Злачное место» һәм Диләрә Умарова, «Гыйлем» төркеме, Рамил Шәфыйков, ZAINETDIN этно-шоуы, Фирдүс Тямаев, «Пицца» төркеме чыгышлары көтелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса