Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Халыклар бердәмлеге көнендә Әлмәттә концерт була

Шулай ук бу көнне йөзү буенча ярышлар узачак.

Татарстанда бу эш атнасы кыска. Республикада 4 ноябрь — халыклар бердәмлеге көне һәм 6 ноябрь — Татарстан Конституциясе көне эшләми торган бәйрәм көннәре булып санала. Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү кысаларында Әлмәт халкы өчен төрле чаралар планлаштырылган. Бу турыда телеграмда туры эфир вакытында район башлыгы Тимур Нагуманов сөйләде.

4 ноябрьдә шәһәр паркында 12.00 сәгатьтә районның иҗат коллективларының «Бердәмлектә безнең көчебез» концерт программасы булачак.

Шулай ук бу көнне «Мирас»та 13.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр халыклар бердәмлеге көне кысаларында йөзү буенча ярышлар узачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса