Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Әлмәттә интерактив спектакль узачак һәм аудио-визуаль күргәзмә ачылачак

Чарада катнашу бушлай.

Бу җомга көнне, 21 октябрьдә, 12.00 сәгатьтә Әлмәт сусаклагычында спектакль-променадасы булачак һәм аудио-визуаль күргәзмә ачылачак. Бу хакта ӘМР башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Һәр кеше «АВ» спектаклендә катнаша алачак. Ул җәяүле-тикшеренү форматында узачак һәм  гадәти шәһәр мәйданын яңа яктан ачачак. Сезнең өчен гадәти булмаган маршрут төзелде, аның ахырында сез сусаклагычның картасын төзиячәксез», – дип төгәлләштерделәр район башлыгының матбугат хезмәтендә.

Сусаклагычта катнашучылар «Әлмәтнең мәдәни һәм биологик төрләре» күргәзмәсен күрәчәкләр. Тавыш белән булган 30 стенд җирле җәмәгать эшлеклеләренең, эшкуарларның һәм башка әлмәтлеләрнең уникаль хикәяләре белән таныштырачак. Шулай ук сусаклагычның үсемлек һәм хайван төрләре турында аудио-визуаль хикәяләрне өйрәнергә мөмкин булачак.

Керү бушлай, сылтама буенча теркәлү кирәк. Үзегез белән наушниклар һәм җылы кием  алырга киңәш ителә. Очрашу урыны-Бигәш урамы күпере янында.

 

Чара Әлмәтнең кече шәһәрләрнең бөтенроссия конкурсында катнашуы кысаларында узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса