Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Әлмәттә Татарстан республикасы көне программасы билгеле булды

Бәйрәм чаралары өч мәйданчыкта оештырылачак.

Әлмәттә 30 августта, Татарстан республикасы көнендә, бәйрәм чаралары узачак, алар өч локациядә оештырылачак.

30 августта яшьләр үзәгендә бәйрәм чаралары узачак. 10:00 сәгатьтә мастер-класслар, күргәзмәләр, музыка мәктәпләре, сәнгать мәктәпләре, балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәге, «Кванториум» технопаркы һәм шәһәрнең яшүсмерләр клублары презентацияләре нокталары эшли башлаячак.

11.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр барлык халыкны һәм кунакларны шәһәр, район иҗат коллективларыннан концерт программасы көтә.

"Алнас" стадионында Әлмәт сәяси партияләре командалары арасында мини-футбол буенча турнир узачак.

Балалар өчен "Сәламәтлек" паркында интерактив күңел ачу программасы һәм «Гөлчәчәк» курчак спектакле күрсәтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса