Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

«Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасы командасы Әлмәт халкын һәм кунакларын танылган рәссамнарның мастер-классларына чакыра

Бу атнада көтеп алынган «Алтын алмалар турында әкиятләр» дигән паблик-арт программасы сезоны старт ала. Ул «Татнефть» компаниясе, «Новь» бюросы һәм стрит-арт тикшеренү институты (Санкт-Петербург) биш еллык уртак программасын тәмамлап, соңгы булачак.

"Алтын алмалар турында әкиятләр"  паблик-арт программасы командасы Әлмәт халкын һәм кунакларын танылган рәссамнарның мастер-классларына чакыра
16 август 2022 г., сишәмбе

Бу атнада көтеп алынган «Алтын алмалар турында әкиятләр» дигән паблик-арт программасы сезоны старт ала. Ул «Татнефть» компаниясе, «Новь» бюросы һәм стрит-арт тикшеренү институты (Санкт-Петербург) биш еллык уртак программасын тәмамлап, соңгы булачак.

Яңа сезон бик бай һәм якты булачак. Әлмәткә Marat Morik (Новосибирск), Shozzy (Мәскәү), Erendaj (Пенза), Qbic (Казан), Владимир Абих (Екатеринбург, Санкт-Петербург) һәм башкалар киләчәк.

Шәһәрдә мураллар гына түгел, скульптуралар да, Дима Аскедан (Мәскәү) оригиналь мозаика да барлыкка киләчәк. Барлыгы 14 объект планлаштырыла: 5 зур масштаблы мурал, 1 мозаика, 7 скульптура һәм кечкенә арт-объектлар төркеме. Моннан тыш, паблик-арт программасы кысаларында Әлмәттә җирле һәм читтән килгән рәссамнар өчен арт-резиденция һәм «ачык остаханәләр» ачылачак.

Яңа сезон темасы-төрле күренешләр турында кайгырту. 

2020 елда паблик-арт программасының төп темасы-агрессив мохиттә дә орлыкның шытып үсүе. Хәзер, бу теманың дәвамы - эчке һәм тышкы тынычлык турында кайгырту. Якыннарың һәм үзең турында кайгырту, тышкы дөнья белән сыйфатлы диалог турында кайгырту, бездән соң нәрсә калуы һәм алга таба яшәргә туры киләчәк кешеләр турында кайгырту. Бу яңа сезон мотивлары гына түгел, ә паблик-арт программасы, шулай ук проект командасы шәһәрдә калдырырга теләгән кыйммәтләр дә

Яңа сезонда шәһәр халкы да игътибардан читтә калмаячак. Алар өчен ишегалларында мастер-класслар оештырылачак, анда алар инде яратып өлгергән Наталья Пастухова (Екатеринбург) һәм «Фрукты» арт-төркеме, Игорь Сафиуллин һәм яңа рәссамнар белән бергә арт-объектлар төзи алачаклар.

Проект турында тулырак мәгълүматны, рәссамнар белән мастер-классларга сез VK һәм Telegram @almetpublicart программасының паблик-арт битендә яза аласыз.

"Алтын алмалар турында әкиятләр" — стрит-артны тикшерү институты һәм "Новь" бюросы тарафыннан Әлмәт шәһәрендә "Татнефть" компаниясе инициативасы буенча  гамәлгә ашырыла торган биш еллык паблик-арт программа.

Проект нефть төбәге тарихы һәм аның халкы турындагы эпос булып тора, ул шәһәр диварларына күчерелгән һәм гомуми велосипед маршруты белән кушылган, төрле илләрдән чакырылган экспертлар һәм рәссамнар төркеме катнашында гамәлгә ашырыла. Рәссамнар төшергән барлык тарихлар Әлмәт районында җыелган яки Татарстанның гомуми мәдәни-тарихи мирасы фрагментларыннан гыйбарәт.

Проектның инициаторы һәм идеологы - «Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Маганов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса