Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Әлмәттә яшьләр көне ничек узачак: бәйрәм программасы

Бәйрәм 2 июльдә була.

Әлмәттә яшьләр көне бүген, 2 июльдә була. Бәйрәм спорт форматында узачак, дип хәбәр итә район башлыгының матбугат хезмәте.

Иртән 10:00 сәгатьтә пляжда һәм шәһәр паркында яшьләр спартакиадасы, шулай ук Уфадан дөнья рекордсмены Руслан Садыйковтан көч экстримы буенча күрсәтмә чыгыш булачак.

Моннан тыш, пляжда face-to-face форматындагы беренче Әлмәт ачык хип-хоп баттл булачак, анда тәҗрибәле хореографлар: Эмиль Эмаль, Артем Bliss, Илһам Хан чыгыш ясаячак. Ә спорт сөючеләр өчен Street Madness командасында катнашучылар Иван Сапрыкин, Денис Попков һәм Аксель Мутлудан панна-футбол буенча ачык чемпионат узачак.

Шулай ук бу көнне 12.00 дә индустриаль сквер ачылачак. 14.00 сәгатьтә "Нефтьче" мәдәният сарае каршындагы мәйданда гомумшәһәр чыгарылыш кичәсе була. 30 мәктәпнең иң яхшы 645 укучысы кызыл юл буенча узачак һәм бәйрәм концертында катнашачак.

Яшьләр өчен ачык һавада дискотека, популяр башкаручылар: T-Killah, Анет Сай, Люся Чеботина һәм Jamberry чыгышы бүләк булачак. Концерт Нефтьчеләр мәйданында 18.00 сәгатьтә була. 22.00 сәгатьтә бәйрәм салюты булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса