Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Әлмәтлеләрне әдәби-музыкаль кичәгә чакыралар

Чара 20 апрельдә 18.00 сәгатьтә узачак.

«Татнефть» Хәйрия фонды ярдәме белән Әлмәт татар дәүләт драма театрында композитор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, 33 ел дәвамында 1 нче балалар музыка мәктәбенең алыштыргысыз җитәкчесе булган Рәис Нәгыймов һәм язучы-шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Р. Төхфәтуллин һәм С. Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, популяр җырлар авторы Нур Әхмәдиев истәлегенә багышланган «Без икебез бер җыр языйк әле» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узачак. Чарада ТРның халык артисты Асаф Вәлиев, «Фәридә-Алсу» дуэты, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Валентина һәм Илфат Исламовлар, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Инсаф Исламов, Раилә Маннанова, композитор, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Андреев, Әлмәт драма театры артистлары, Р. Нәгыймов исемендәге 1 нче музыка мәктәбе укучылары, «Яшьлек» вокаль-инструменталь ансамбле катнаша. Керү чакыру билетлары буенча. Чакыру билетлары - кассада.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса