Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Әлмәттә бу көннәрдә төрле чаралар узачак

Әлмәтлеләрне күңелле чараларга чакыралар.

18 сентябрь, шимбә көнне «Татнефть» ярым-марафоны узачак. Анда мәктәп укучылары, урта һәм югары уку йортлары студентлары, шулай ук оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләре катнашачак. Алар өчен 3, 10 һәм 21 километрга йөгерү буенча ярышлар күздә тотылган. Ярыммарафонга Нефтьчеләр мәйданы янында 13.30 да старт биреләчәк. Инде традициягә әверелгәнчә, ярыммарафон музыкаль булачак. Трасса буйлап берничә музыкаль нокта урнашачак. Вокалчылар, барабанчылар, халык коллективлары йөгерүчеләрне дәртләндереп торачак.

Беренче сыйныф укучыларына 3 км араны йөгереп үтү җиңел булмаячагын искә алып, быел «TIMERKIDS» йөгерешендә 8 яшьтән зуррак булган укучылар гына катнаша алачак. Йөгерештә катнашыр өчен ата-аналар чатларына җибәреләчәк сылтама буенча теркәлергә кирәк.

Стартка үтү өчен һәр катнашучыга медицина бе-лешмәсен һәм ал беләзеген күрсәтергә кирәк булачак.

Шулай ук бу көнне әти-әниләре белән балалар «Счастливый Альметьевск» штабыннан килгән волонтерларга мөрәҗәгать итеп, файдаланылган батарейкалар һәм пластик капкачлар да тап-шыра алалар. Алмашка аларга икенче беләзек бүләк итәчәкләр, ә беләзекләрнең икесе дә үз чиратында брендланган бүләкләргә: папка, рюкзак яки пеналга алмаштырылачак. Дистанцияләрдә көчләрен сынарга теләгән өлкәннәргә дә махсус сайтта (timerman.org) теркәлергә кирәк булачак.

Якшәмбе көнне, 19 сентябрьдә 12.00 дән 21.00 сәгатькә кадәр Нефтьчеләр мәйданында халык гуляниеләре оештырыла. Әлмәтлеләрне бушлай мастер-класслар, интерактив һәм күңел ачу программалары, балалар өчен озын буйлы курчаклар белән мавыктыргыч программа, кәсепчеләр палаткалары көтә. Моннан тыш, бәйрәмдә татар һәм рус эстрадасы башкаручылары чыгыш ясаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса