Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

«Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасы экскурсиягә чакыра

Экскурсияләр ике көн узачак.

Шимбә көнне, 7 ноябрьдә 11.00 дә (Герцен ур., 90) әкиятләр буенча гид Дина Нургалиева беренче бистәнең мураллары буенча экскурсия уздырачак. Дина бик күп кызыклы тарихлар һәм табышмаклар белә, алар белән дә ул бик теләп уртаклашачак.
⠀⠀
Якшәмбе көнне, 8 ноябрьдә 17.00 сәгатьтә экскурсия «Кояшлы факел» скульптурасы янында (АПТС, Белоглазов ур., 62) башлана. Әкиятләр буенча гид Алсу Әмированың маршруты «Кояшлы факел» һәм «Нокта» технологик объектларын, шулай ук милли бизәкләр мотивлары буенча булдырылган «Келәм» инсталляциясен үз эченә ала.

Экскурсиягә бару өчен алдан сылтама буенча теркәлергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса