Айдар Галимов үзенең Instagram сәхифәсендә Роберт Миңнуллин белән бәйле җылы истәлекләре белән уртаклаша.
"Хәтерлим, бер ел элек мин сиңа Кавказ якларыннан шалтыраттым, һәрвакыттагыча рәхәтләнеп, катгый да, көлешә-көлешә дә сөйләштек дөнья хәлләрен.. Белсәм иде шул вакытта Синең узеңнең хәлләреңнең ни тиклем дә җитди икәнен.. Сиздермәдең дә бит хәтта -шул тиклем дә көчле кеше булгансың икән бит син, хәзер генә аңлыйбыз... Белгән булсам ешрак аралашырга, курешергә тырышыр идем.. Хәзер инде ни кызганыч, соң..⠀
Ә шулай да бөтенләй төшенкелеккә бирелмик әле , андый булсак Син безне аңламас та идең кебек.. Син бит һаман безнең белән - шигырьләрең, җырларың, төрле истәлекләр аша.. Туган көнең белән, Роберт абый- Дустым, Якташым, Киңәшчем, Терәгем...⠀
Ә фотолар минем 50 яшьлек юбилеемнан- Син анда иң кадерле кунакларымның берсе идең...⠀
Һәм бергәләп минем туган якларда йөргән мизгелләр- мин анда чын мәгънәсендә тагын бер тапкыр Синең
- чын Халык шагыйре икәнеңне аңладым!" - ди сагышлы татар эстрадасы җырчысы Айдар абый Галимов.