Җырчы Ришат Төхвәтуллин халык җырларын яңартуын дәвам итә. Бу юлы ул тамашачы хозурына "Урманнарга керсәң" җырын тәкъдим итте.
Тамашачылар Ришат башкаруындагы җырны бик яратып кабул итте.
- Һәрвакыттагыча искиткеч тавыш. Яңа пешкән ипигә сөт өсте, яңа аерткан юкә балы ягып ашаган кебек синең җырларны тыңлавы, - дип яза аңа иҗатын сөючеләр.