Кәләй станциясендә мобиль поликлиника күчмә кабул итүне башлады
Сәламәтлек

Кәләй станциясендә мобиль поликлиника күчмә кабул итүне башлады

Гафик районның авыл торак пунктларын мөмкин кадәр күбрәк колачларлык итеп төзелгән.

Күчмә медицина комплексы Кәләй станциясе авылында яшәүчеләрне кабул итә башлады. Хәзер авылда яшәүчеләрнең шәһәргә бармый гына комплекслы тикшерү узу мөмкинлеге барлыкка килде.

Медицина бригадасы составында-кардиологлар, эндокринологлар, неврологлар, оториноларингологлар, гинекологлар, травматологлар, хирурглар, онкологлар һәм гомуми практика табиблары. Кабул итүне район үзәк хастаханәсе белгечләре алып бара.

  • Табиблар тикшерүләр үткәрәләр, анализлар билгелиләр, дәвалау буенча киңәшләр бирәләр һәм, кирәк булганда, пациентларны медицина учреждениеләренә җибәрәләр.