Татар эстрадасының җырчылар гаиләсе таркалган
Алар 15 ел бергә яшәгән.
Ләйлә һәм Рөстәм Галиевләр аерылышкан. Бу хакта Ләйлә Галиева үзенең социаль челтәрендә хәбәр итә.
«Күпләр сизенгән иде, ләкин бу пост белән үзем барлык нокталарны да куярга телим. Тормышта төрлечә була, күтәрелүләр дә, төшүләр дә. Бу теләсә нинди өлкәгә кагыла!
Бергә яшәүнең 15 елы. Бу еллар эчендә барысы да булды. Болар барысы да – бетте!
15 ел элек без бергә идек. Без нульдән башладык. Гастрольләр, йөзләгән концертлар, җыр-хитлар, адымлап төзелгән карьера, иҗат, бизнес, йорт. Ике кызыбыз, боларның барысы артында бик зур ярдәм, ышаныч тора. Барысы өчен дә рәхмәт 🙌 🏻
Әлбәттә, минем өчен балаларым барлык кыйммәтләрдән дә кадерлерәк, әмма кайчак тормышта сайларга туры килә. Безнең тарихыбыз ахырына якынлашты 💔
БЕЗ РӨСТӘМ БЕЛӘН АЕРЫЛЫШТЫК.
Безнең һәрберебез өчен хәзер яңа тормыш этабы башланды. Һәм бернигә дә карамастан-алга таба яшәргә һәм үсәргә кирәк! Без бер-беребезне хөрмәт итәбез һәм шулай ук кызларыбызның әти-әниләре булып калабыз.
Бу теманы озак күпертергә теләмим. Бу безнең адым! Беркем дә хөкем итәргә хокуклы түгел. Безнең урында булганда гаепләрсез.
Бу тормыш һәм анда һәр кеше үзе сценарист һәм үзе режиссер».
Фото: Ләйлә Галиеваның социаль сәхифәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа