Новоникольск авылында яңартылган чишмә ачылды
Җәмгыять

Новоникольск авылында яңартылган чишмә ачылды

15 сентябрьдә Новоникольск авыл җирлегендә күптән көтелгән вакыйга — төзекләндерелгән чишмә ачылды, ул күп буыннар дәвамында Новоникольск авылы һәм Сосновка бистәсе тормышының аерылгысыз өлеше булып тора.

"Татарстанда иң чишмәле дип йөртелә торган Әлмәт районы өчен мондый чишмәләр — су гына түгел, ул „җир күзе“, үткәнне, хәзерге һәм киләчәкне бәйләүче тере хәтер. Бу чишмәне ике гасырдан артык халыкта „зур чишмә“дип йөрткәннәр. Чишмәне саклап калу-авылның җанын, тарихи хәтерен саклап калу дигән сүз!"- дип билгеләп үтте авылда яшәүче Антонина Тишова.

Иерей Максим Аширматовның суны изгеләндерү йоласыннан соң кунаклар һәм халык яңартылган территориягә үтте. Чишмә үзгәргән: биредә уңайлы ял итү зоналары, заманча балалар мәйданчыгы, мангаллы беседка барлыкка килгән, ә кичке яктырткычлар караңгы төшкәч автомат рәвештә кабына. Җирле осталар кунакларны яңа бал белән сыйлаганнар.

Ачылу уңаеннан мәртәбәле кунаклар агачлар утырттылар, алар яңарту һәм бу көн турында хәтер символы булачак. Бәйрәм иҗат коллективлары катнашында концерт программасы белән дәвам итте.